Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы буенча 2012 елның 2 июне көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде.
Биектау урман хуҗалыгы территориясендәге урманны чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә активлык күрсәтте.