Республикада яшәүче 16 068 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде.

2012 елның 5 июне, сишәмбе
       Агымдагы елның 30 нчы маена булган мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 16 068   гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 644 (10,2%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 3 917,493 га:

-         Межаланган җир кишәрлекләре – 7 905;

-         Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 3 301.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча бу программа кысаларында барлыгы 982 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International