Татарстан Республикасы милке булган җир участокларын арендага бирү килешүләрен төзү хокукы өчен ачык аукцион үткәрү турында

2019 елның 15 феврале, җомга

2019 елның 6 мартында 10.00 сәгаттә Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милке булып Ютазы муниципаль районының Акбаш авыл җирлеге һәм Әлмәт муниципаль районының Рус-Акташы авыл җирлегендә урнашкан җир участокларын 5 ел срокка арендага бирү килешүләрен төзү хокукы өчен ачык аукцион үткәрә.

 

 Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълумат алу мәсьәләсе буенча хәбәр басылып чыккан көннән 2019 елның 4 мартына кадәр түбәндәге адрес белән: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 этаж, 110б кабинет, тел.264-30-81 (өчке тел.2-39), эш көннәрендә 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 15.45сәг. кадәр мөрәҗәгать итәргә. Җаваплы - Прокофьева Елена Александровна.

 

Гаризаларны карау һәм катнашучыларны билгеләү 2019 елның 5 мартында түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт.

 

Ачык аукционда, сатуларда катнашу гаризасы формасы, шәһси мәгълуматләрне эшкәртүгә ризалык бирү һәм җир участогын арендага бирү килешүе поекты Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында www.mzio.tatarstan.ru, муниципаль районнар сайтында, шулай ук Россия Федерациясенең мәгълуматләр урнаштыру, сатулар үткәрү рәсми сайтында урнашкан www.torgi.gov.ru.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International