Дәүләт милкен сату буенча сату аукционы игълан ителде

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бәясен күтәрүгә, сату бәясе буенча тәкъдимнәр ачык формада бирелуче, түбәндәге адрес буенча урнашкан дәүләт милкен сатуга электрон формасындагы ачык аукцион сатулары игълан итте: Татарстан Республикасы, Тәтеш муниципаль районы, Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 75А йорты: биналар, билгеләнеше: торак булмаган бина, катлар саны – 1, гомуми мәйданы 117,9 кв.м, кадарстр номеры 16:38:190101:732, җир участогы белән, җир категориясе, торак пункт җирләре, рөхсәт ителгән куллану төре: административ бина, мәйданы 164 кв.м., какдастр номеры 16:38:011001:98.

Башлангыч бәя – 911407,00 (тугыз йөз унбер мең дурт йөз җиде) сум НДС белән.

Аукцион адымы – 23000 (егерме өч мең) сум.

Сатуларны уздыру датасы 2019 елның 11 апреле 9.00 сәгать.

Аукционда катнашу, гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрендә мәскәү вакыты белән 9.00-17.00 сәгать, җомга көнне 15.45 кадәр (төшке аш 11.45-12.30 сәг.) (843) 264-30-81 телефоны белән мөрәҗәгать итәргә.

Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

Электрон мәйданда уздырылачак сатуларда катнашу мөкинлеге буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен душәмбедән җомгага кадәр мәскәү вакыты белән 8.30 дан 16.00 кадәр техник ярдәм Хезмәтенә (843) 212-24-25, sale@mail.zakazrf.ru мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International