2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда оештыру мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевның 12.02.2019 ел № 47-пр приказы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның Яңа составы расланды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы бирүе буенча аңа Иҗтимагый Палатасы членнары Асия Тимирясова, Артур Мустаев, Роза Ахмадиева керде. Совет составына шулай ук гражданлык җәмгыяте һәм НКО вәкилләре кандидатуралары – Рашид Абашев (бертавыштан Совет рәисе итеп сайланды), Нагзат Магрифатуллин (Совет рәисе урынбасары) һәм Олег Булгаков расланды.
Министрлыкның идарә начальнигы Илдар Рахматуллин Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 ел эш йомгаклары һәм уздырылган Коллегия һәм Ассоциация утырышларын исәпкә алып ПФО да дәүләт милке белән идарә итүнең 2019 елда эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Иҗтимагый совет членнары, Совет рәисе Рашид Абашев биргән, 2019 елга эш Планына тәкъдимнәрне тикшерделәр һәм расладылар. Министерствода 2019 елда коррупциягә каршы эш юнәлешләре турында мәгълүмат белән Дарья Проценко чыгыш ясады.
Утырышта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын министр урынбасары Эдуард Дияров, министрлык һәм министрлык карамагындагы оешма хезмәткәрләре вәкиллек иттеләр.
Утырышта катнашучылар тыңланган мәсьәләләр буенча, министрлык сайтының “Иҗтимагый совет” бүлегендә бастырып чыгарылачак, карарлар кабул иттеләр.