Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чикләре 100% билгеләнүе турында мәгълүмат кертелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның февралендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына 2 муниципаль район һәм 4 авыл җирлеге чикләре турында мәгълүмат кертелде. Шулай итеп республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге чикләре кадастр хисабына куелды.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында чикләр турында актуаль мәгълүмат булу кадастр хисабын уздырганда канун таләпләренең үтәлешен, хокуклы хуҗалар арасында җир бәхәсләре санының кыскаруын, шулай ук җирләрне әйләнешкә кертүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International