Арча муниципаль районында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

          2019 елның 21 февралендә Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә һәм Арча шәһәрендә гражданнарга юридик ярдәм итү буенча күчмә кабул итү булды.

Халыкны кабул итү алып барган мәгълүмат-консультацион төркем составында Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү Идарәсе, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты.

        Мәгълүмат - консультацион төркем составына Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан әйдәп баручы консультант Анна Ханжина җәлеп  ителгән иде.

Кабул итүче белгечкә гражданнар күп балалы семьяларга җир участоклары бирү, пай җирләрен рәсмиләштерү, индивидуаль торак төзелеше өчен җир участоклары бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Гражданнарга квалификацияле хокук ярдәме күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International