Бюджетка 290,3 миллион сум акча керде.

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

       Дүшәмбе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 290,3  миллион сум акча керде. Бу, 2012 елның әлеге чорында кергән табыштан 80 миллионга артык. Шулай итеп, агымдагы елның 5 аенда планның 31,4 % ы үтәлгән.

       Шул исәптән, 2012 елның май аена статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 27,85 миллион сум - план 48,4 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 113,08 миллион сум – план 50,9% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 15,53 миллион сум – план 34,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 102,5 миллион сум акча кергән – план 6 тапкыр артык  үтәлгән;

дивидентлардан – 19,38 миллион сум – план 4%ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 4,31 миллион сум акча кергән – планның 6,4 % ы үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International