Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы экономика министрлыгы белән бергә 2011 ел 18 июль № 223-ФЗ “Юридик затларның аерым төрләренең товар, эшләр, хезмәт күрсәтүне күмәртәләп сатып алу” турындагы Федераль кануның, соңгы үзгәрешләр уңаеннан, практик куллану” дигән темага семинар үткәрелде.
Семинарда канунда соңгы үзгәрешләр һәм иң киң таралган бозулар, шулай ук Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә шул бозулар өчен җавапчылык каралды. Шуның белән бергә күмәртәләп сатып алу эшчәнлеген алып баруда Татарстан Республикасы өлеше 50% артыгырак булган акционерлар җәмгыяте вәкилләренә сатып алу эшчәнлеген Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына туры китереп алып бару тәкъдим ителде.
Чарада заказ бирүче оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы экономика министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.