Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 04.02.2019 № 226-р боерыгы белән, кадастр бәяләре Росреестр Идарәсе каршындагы Комиссиясе тарафыннан, дәүләт кадастр бәяләрен билгеләгәндә дөрес булмаган мәгълүматлар кулланылган дигән нигездә 3 капиталь төзелеш объектына карата дәүләт кадастр бәяләре нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде.

Күрсәтелгән боерык юстиция министрлыгы тарафыннан 26.02.2019 төркәлде, Татарстан Республикасы хокук мәгълүматы сайтында pravo.tatarstan.ru 2019 елның 26 февралендә бастырылды һәм рәсми бастырылганнан соң 10 көн узгач көченә керә.

Күрсәтелгән боерык белән “Татарстан Республикасы дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре” – дәүләт кадастр бәясенең гамәлдәге нәтиҗәләре – капиталь төзелеш объектлары” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International