26.02.2019 Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы салым базалары 2017 елгы кадастр бәясе кебек билгеләнгән күчемсез милек исемлеген тулыландыручы Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 04.02.2019 №224-р боерыгын төркәде.
Күрсәтелгән боерык Татарстан Республикасы рәсми хокук мәгълүматы сайтында pravo.tatarstan.ru 2019 елның 26 февралендә бастырылды һәм 2017 елның 01 январеннән 31 декабренә кадәр хасыйл булган хокук мөнәсәбәтләренә тарала.
Күрсәтелгән боерык белән “Салым базалары кадастр бәясе кебек билгеләнүче күчемсез милек объектлары” – “2017 елга күчемсез милек объектлары исемлеге” бүлегендә танышып була.