2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Иртән популяр җырлар һәм музыка астында ир-атлар министрлыкның административ бинасына кергәндә үзләренең хезмәттәш хатын-кызларын каршы алдылар. Алар хатын-кызларны шушы язгы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итеп чәчәкләр тапшырдылар.
Тантаналы чарада министр Азат Хамаев министрлыкның хатын-кызларын язгы бәйрәм белән җылы котлады, аларга намуслы хезмәтләре, министрлык алдында куелган бурычларны уңышлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге чарада канашучыларга министрлыкның ир-атлары концерт куйды.