2019 елның 9 мартында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары спорт ярышлары булды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында узды. Ирләр өчен дистанция - 3 километр, хатын-кызлар өчен - 1 километр итеп билгеләнгән иде.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре спорт чарасында һәрвакыттагыча актив катнаштылар. Безнең министрлыкны, ярышның шартлары таләп иткәнчә, 4 кешедән торган команда тәгъдим итте: Альмукова И.Н., Зиннурова Р.Ш., Минуллин М.Г., Мубараков А.Г. Безнең спортчыларны якларга җанатарлар һәм команданың семья членнары килде.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең командалары белән горурланалар! Булдырасыз! Шулай тотыгыз!