2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре белән Россия Федерациясе Президентының 2018 ел 5 апрель № Пр-817 ГС Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы йомгаклары буенча поручениеләр исемлегенең 2 пункты “г” подпунктының үтәлешен тәэмин итү, шулай ук өченче затларның хокукыннан азат булган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга бирүгә билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген бастырып чыгару буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр сайтында мөлкәт объектлары турында мәгълүматларны урнаштыруның проблемалары һәм җитешсезлекләре каралды. Басмаларга төзәтмәләр кертүнең, республиканың эшмәкәрлек субъектларын яклауда позициясе рейтингысын киметмәү максатында тиешле норматив актлар кабул итү кирәклеге билгеләп утелде.