Министрның беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты утырышында катнашты һәм чыгыш ясады.

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Җир кодексы төп фикерләренең өч һәм артыгырак балалы гражданнарга бушлай җир участогы бирү турындагы өлешен гамәлгә ашыруның барышы турындагы” мәсьәләне караган экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты утырышы булды.

Артур Галиев җирле үзидарә органнары мәгълүматы буенча 2019 елның 1 мартына җир участоклары алу исемлегенә 50 меңнән артыгырак гаилә кертелүе, 33 меңгә якын гаиләнең җир участокларын милек итеп алуы, узган елны 3830 җир участогы бирелүе турында хәбәр итте.

Агымдагы елда муниципаль районнар җирле үзидарә органнарының күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү эшчәнлегенең аерым индикаторын кую планлаштырыла.

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең күп балалы семъялыларына җир участоклары бирү бигерәк тә кискен тора (гомуми дефицит 9 меңнән артыгырак).

Казан шәһәре күп балалы семъялыларын участоклар белән тәэмин итү өчен Лаеш районы (Сокуры пос.) һәм Биектау районы (Каймар пос.) эш алып барыла.

Проблеманы алга таба чишү өчен Россия Федерациясе хөкүмәте Татарстанга 2500 участок формалаштырырлык гомуми мәйданы 639 га (521,5 га Казан шәһәре янында һәм Биектау районында, 117,8 га Константиновка пос.) федераль җирләрне идарә итү, эш алып бару вакәләте бирде.

Моннан тыш хәзерге вакытта федераль органнар тарафыннан Биектау районы Дачный авыл җирлегендә 966 га өстәмә территорияне үзләштерү буенча эш алып барыла.

Яр Чаллы күп балалы семъяларын участоклар белән тәэмин итү эше Каламаш һәм Кече Шильнә җирле үзидарәләрендә алып барыла.

Тулаем, күп балалы семъяларның санын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында алдынгы позицияләрне алып тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International