КБП “ТР бәяләүчеләр союзының” гомуми җыелышын үткәрү һәм конкуренция мәсьәләсе каралды.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Коммерциячел булмаган партнерчылык (КБП) “ТР бәяләүчеләр союзының” киңәйтелгән утырышында булачак еллык җыелышта катнашучылар өчен мәгълүмат материалы расланды. Аның өчендә – 2018 ел еллык финанс отчеты проекты, 2019 елга сметалар (финанс планына). Элекечә үк җыелышта раслануга фаразланучы төп чыгымнар статьялары – бәяләү турында отчетлар экспертизасы, базарны аналитик тикшеренү, бәяләүнең сыйфатын күтәрү өчен укыту эшчәнлеге. Тикшерү барышында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарын (МҖМП) эксперт яклауның усеше, районнарда күчмә һәм зона семинарлары үткәрүнең кирәклеген ассызыклады.

2019 елның мартында партнерчылыкның башкарма органнарын сайлау буенча, Идарә членнарын кергән тәгъдимнәр белән таныштырып Андрей Лисичкин чыгыш ясады. Идарә гомуми җыелышның Счет комиссиясенә кандидатуралар раслады: Ольга Грипась (СРО НКСО), Марат Сулейманов (СРО РОО), Дамир Тимершин (СРО ДСО).

Конкуренцияне һәм демпингка каршы сәясәтне җәелдерү сорауы җанлы дискуссия уятты. Партнерчылык әгъзалары һәм власть органнары белән хезмәттәшлек Комитеты вәкиле Регина Нуреева тәгъдим иткән муниципаль мөлкәтне бәяләү хокукы өчен сату материалларында Идарә членнары, конкуренцияне, закончылыкны бозу, контрактларда алдан ук үтәп булмаслык шартларны чикләүнең күп кенә килешенгән гамәлләргә юнәлтү билгесе булуын билгеләп үттеләр. Мөмкин булган бозулар буенча тиешле контроль, күзәтчелек, ТР хезмәт, социаль яклау министрлыгы, ТР Счет палатасы “Бизнес – коррупциягә каршы” Ассоцияциясенә мөрәҗәгать әзерләү турында карар кабул ителде. Утырышта сорауларны тикшерүдә Дмитрий Захматов, Алсу Гилязова, Неля Мухаметханова, Ольга Грипась, Марат Сулейманов, Ляйля Идиятуллина, Людмила Аитова, Резеда Бетретдинова, Танзиля Удод, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре Лариса Швецова һәм Зульфия Камалова актив катнаштылар.

Идарә утырышы төгәлләнгәч, эш группасы бәяләүчеләр, экспертлар, ТР муниципаль район властьлары, шәһәр округлары тәгъдимнәре буенча әзерләнгән 2019 елның 1 мартына бәяләр мониторингы Җыентыгы проектын тикшерде. Яңа басмада башкалардан тыш республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә күп квартиралы торакка һәм шәһси торак төзелешенә уртача базар бәяләре диапазоны тәгъдим ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International