Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков каршында булган киңәшмә беркетмәсен үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасының социаль мәгънәгә ия объектларын җылылык белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә бу өлкәдәге эштә кызыксынучанлыгы булган як вәкилләре дә катнашты.
Көн тәртибендә җылылык белән тәэмин итү объектларын ААҖ “Казан җылылык челтәре компаниясе”нә беркетү механизмын тормышка ашыру сораулары каралды. Нәтиҗәдә, җылылык белән тәэмин итү объектларын хуҗалык эшләрен алып бару хокукы белән ТР ДУО “Электр челтәрләре” карамагына тапшырып, аннан соң аренда хокукында ААҖ “Казан җылылык челтәре компаниясе”нә тапшыру схемасы төзелде.