Татарстан Республикасының муниципаль берәмлкләре бюджетлары алдында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве бурычларын киметү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 20 мартында министр урынбасары Рустем Шамеев рәислегендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве бурычларын киметү буенча киңәшмә узды.

2019 елның 1 мартына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве бурычларының гомуми суммасы 409,8 млн. сум тәшкил итте.

Киңәшмәдә Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Түбән Кама, Теләче һәм Чистай муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (комитеты) җитәкчеләре катнашты.

Республиканың югарыда телгә алынган барлык муниципаль берәмлекләрендә бурычларны киметү буенча чаралар үткәрелә, әмма бу эш бурычлыларның имин булмаган финанс яки бөлгенлеккә төшүе, милекнең юклыгы белән бәйле.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренә бурычларны киметү буенча тулы чаралар күрергә, кирәкле очракларда аны исәптән чыгару өчен, җирле бюджетларның үз керемнәрен арттыру буенча ведомствоара комиссияләр потенциалын тулысынча файдаланырга кирәк.

Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында аренда түләүләре буенча бурычлар суммасын үзгәртү динамикасын анализлау һәм аны киметү буенча алып барыла торган эш Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ай саен башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International