Министр Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сөйләшүләр залында В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Совет утырышында 2019 елның ике ае эчендә Җәмгыять бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Татнефть» ГАҖнең тышкы төбәкләрдәге үсеш стратегиясе турында: җитештерү һәм финанс максатлары, проектлар һәм чаралар; Инновацион-технологик Стратегия максатларының һәм проектларының үтәлеше турында: 2018 ел факты, уртача сроклы һәм озак сроклы проектлар; башка җитештерү мәсьәләләре. Утырышта 2019 елның апрель аена һәм икенче кварталына Җәмгыять бюджеты расланды.

«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы эшендә Директорлар советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International