Җир асты байлыкларын файдалану белән бәйле эшләрне алып бару өчен җир кишәрлекләрен алу мәсьәләсе буенча киңәшмә

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 25 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә җир асты байлыкларын файдалану белән бәйле эшләрне алып бару өчен җир кишәрлекләрен алу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы вәкилләре катнашты.

Бу киңәшмәдә җир асты байлыкларын файдалану белән бәйле эшләр башкару максатыннан дәүләт ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен алу буенча проблемалы мәсьәләләр, шулай ук аларны хәл итү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International