«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан дәүләт милкен нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның мартында «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә оператив идарә итү хокукында беркетелгән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Лаеш, Биектау муниципаль районнарында урнашкан дәүләт мөлкәтен нәтиҗәле файдалану һәм сакланышы тикшерелде.

Дәүләт учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны күрсәтеп тиешле актлар төзелде.

Учреждениеләрдәге кисәтүләрне бетерү турында хисаплар бер ай эчендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белешмәсенә җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International