26.06.2012 көнне министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан газ белән тәэмин итү объектларын куркынычсыз эксплуатацияләү сорауларын карау буенча киңәшмә уздырылды.
Министрлыкның Мөлкәт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, ҖЧҖ “Казан газпромтрансгаз” Һәм муниципалитетлар белән бергә республикада бюджет учреждениеләре финанс чараларына төзелгән 3 мең объект, шәхси оешмалар финансларына төзелгән 33 мең объект барлыгы теркәлгән. Әлеге объектлар бүгенге көнгә кадәр кадастр исәбенә кертелмәгән, шулай ук шәхси хокук теркәве үтмәгән.
Киңәшмәдә әлеге газ белән тәэмин итү объектларын махсуслашкан оешмаларга кулланылышка тапшыру максаты белән теркәү алгоритмы сораулары да каралды.