Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеге расланды. Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын булдыруның төп максаты – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең берләштерү бүлеге җитәкчесе Насибуллина Гүзәл Илдар кызын һәм Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен котлый һәм аларга эшләрендә уңышлар тели.