“Халыкара Аэропорт “Казан” ААҖ директорлары Шурасы утырышы булды

2012 елның 29 июне, җомга

       2012 елның 28 июне көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры - “Халыкара Аэропорт “Казан” ААҖ директорлары Шурасы рәисе Азат Хамаев җитәкчелегендә җәмгыятьнең директорлар Шурасы утырышы узды.

       Шура әгъзалары һәм чакырылучылар катнашында утырышта “ХАК”ААҖ директорлары Шурасы Рәисен сайлау һәм җәмгыятьнең эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар каралды.

       Утырышта “ХАК”ААҖ директорлары Шурасы Рәисе итеп кабат Азат Хамаев сайланылды. Шулай ук 5 миллион АКШ долларлары суммасындагы килешүне раслау турындагы карар кабул ителде. Бу финанс чаралары “ХАК”ААҖ реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International