Министр Азат Хамаев һәм министрның беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышында катнаштылар

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Хисап палатасында Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышы узды. Бу утырышта министр Азат Хамаев һәм министрның беренче урынбасары Артур Галиев катнаштылар.

Утырышта дәүләт һәм муниципаль милекне идарә итү, кабул итү һәм куллану тәртибен бозу фактлары буенча тикшерү материалларын гамәлгә ашыру, гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.

Хәзерге вакытта муниципаль милекне файдаланганда һәм эш иткәндә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартуның тотрыклы практикасын формалаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә, министрның беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бу юнәлештә эш тәҗрибәсе турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International