2019 елның I кварталы өчен дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәргә нәтиҗә ясалды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдалану нәтиҗәсен күтәрү буенча эшне дәвам итә.

2019 елның 31 мартына дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм реализацияләүдән Татарстан Республикасы бюджетына кергән салым булмаган керемнәр 124,6 млн. сум тәшкил итте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджеты каршындагы йөкләмә 21,3 % ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча, 2019 елның 31 мартына Татарстан Республикасы бюджетына кергән:

мөлкәтне арендалаудан – 22,6 млн. сум – план 37,3 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 19,8 млн. сум – план 28,4 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,6 млн. сум – план 29,4 % ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан – 17,6 миллион сум – план 70,5 % ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән – 52,5 млн. сум – план 83,6 % ка үтәлгән;

дивидендлар – 0,25 млн. сум – план 0,2 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 10,6 млн. сум – план 37,4 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International