Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Утырыш нәтиҗәләре буенча 18 кеше имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм алар киләчәктә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 523 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 64 е аттестатларны 2012 елда алган.