Республикада күп балалы гаиләләргә 33169 җир кишәрлеге бирелде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның 4 апреленә җир кишәрлекләре алу өчен күп балалы гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча исемлеккә 50 879 гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителде, шул исәптән Казан шәһәре буенча-12 290, Яр Чаллы шәһәре буенча – 6 706 гариза бирүче.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 37386 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда 6260 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 622 җир кишәрлеге.

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында, Казан шәһәрендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 33169 җир кишәрлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International