Республикада яшәүче 17 404 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 4 нче июленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 17 404 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 849 ы (10,6%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 012,133 га тәшкил итә;

       межаланган җир кишәрлекләре – 12 718;

       кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 7 929.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 39 муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 3 408 җир кишәрлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International