6 ай эчендә республика бюджетына 427 миллион сум акча керде

2012 елның 9 июле, дүшәмбе

       Беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасы бюджетына салым булмаган табышлар буенча кергән керемнәргә нәтиҗә ясалды.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның алты аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 427 миллион сум акча керде. Бу, 2012 елның әлеге чорында кергән табыштан 42 миллионга артык. Шулай итеп, агымдагы елның 6 аенда план 46,2 % ка үтәлгән.

       Шул исәптән, 2012 елда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 37,46 миллион сум - план 48,4 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 148,6 миллион сум – план 66,9% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 15,53 миллион сум – план 34,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 122,05 миллион сум акча кергән – план 7 тапкыр артык  үтәлгән (план – 17,1 миллион сум);

дивидентлардан – 20,03 миллион сум – план 4%ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 74,25 миллион сум акча кергән – план 111%ка үтәлде.

       2012 елның 1 нче июленә 2011 нче елны табыш белән төгәлләгән 16 дәүләт унитар оешмасы Татарстан Республикасы бюджетына чиста табыш өлеше күчерү вазифаларын үз вакытында үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International