Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез милек муниципаль милеккә тапшыру турындагы сорауларны карау буенча чираттагы комиссия утырышы булды. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һәм 5 муниципаль районнан килгән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән берлектә республиканың муниципаль берәмлекләренең 7 тәкъдиме каралды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләрнең Татарстан Республикасы милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә күчерү турындагы 5 тәкъдиме уңай хәл ителде, ә 2 тәкъдим буенча, күрсәтелгән объектларны сату аркылы тапшыру сәбәпле, кире кагылды.