Бүген КДАТУ архитектура һәм дизайн Институтының 72 чыгарылыш студентына архитектура, архитектуралы мираслыкны үзгәртеп кору һәм төзекләндерү белгечлекләре буенча югары уку йортын тәмамлау турындагы дипломнар тапшырылды.
Дипломнар тапшыру тантанасында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев та катнашты. Ул яңа белгечләрне тормыштагы мөһим вакыйга – укуны уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Чыгарылыш студентлары каршында ясаган чыгышында Азат Хамаев, шәһәрләрнең архитектура проектларын төзегәндә, авыл торак пунктларын, шәһәр төзелешен планлаштырган вакытта, шулай ук архитектура мирасын торгызу эшләрендә, чын белгечләр буларак, алар бүгенге экологик торышны, транспорт проблемаларын һәм мәйдан, урам төзелешләрендә стиль үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиешлекләрен азсызыклады. Министр, архитектура һәйкәлләрен саклау милләтләр мәсьәләсе дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешлеген дә билгеләп үтте.
Студентлар каршындагы чыгышын министр, яңа белгечлек ияләренә уңышлар, зур дәрәҗәләргә ирешү теләкләре белән тәмамлады. Министр кулыннан 12 чыгарылыш студенты кызыл дипломнар алдылар.