Югары Ослан районында “Иннополис” проектын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмәләр узды

2012 елның 13 июле, җомга

       2012 елның 11 һәм 13 июль көннәрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә Югары Ослан районында “Иннополис” проектын тормышка ашыру сорауларында кызыксынучанлык белдергән министрлыклар, ведомстволар һәм башка оешма вәкилләре катнашында киңәшмәләр уздырылды.

       Киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы җирләрен Введенско бистәсе авылы җирлегендәге Елизаветино торак пункты чикләренә кертү, “Иннополис” махсус икътисади зонадагы җир кишәрлекләрен теркәү, “Иннополис” ААҖ һәм “Махсус икътисади зона” ААҖ булдыру турындагы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International