2019 елның 27 апрелендә республикада традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды. Язгы һәм кояшлы һава торышы тату һәм көйле эшләргә ярдәм итте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм министрлык карамагындагы учреждение хезмәткәрләре «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Биектау участок урманчылыгы территориясендә Дачный поселогы янында агачлар утыртуда катнаштылар.
Министрлык һәм ведомство вәкилләренә эш фронты әзерләнде, участоклар сүтелде, көрәкләр һәм башка инвентарь бирелде, һәр министрлыкка урманчылык белгечләре беркетелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм министрлык карамагындагы учреждение хезмәткәрләре бу истәлекле чарада яхшы кәеф белән катнаштылар һәм куелган бурычны үтәделәр.
Эш азагында барлык министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре – акциядә катнашучылар өчен кайнар төшке аш оештырылды. Афәрин!