Автотранспорт чаралары бәясен күтәреп аукцион аша сатылды

2012 елның 16 июле, дүшәмбе

       2012 елның 13 июле көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын бәясен күтәреп аукцион аша сату оештырылды.

       Сатуга 15 төрле автотранспорт чарасы, шул исәптән җиңел һәм йөк машиналарыннан ГАЗ, ВАЗ, УАЗ, автобуслар да куелган иде, шуларның 14 е сатылды.

       Куелган барлык автотранспорт чаралары 1,3 миллион сумга сатылды. Бу бәя беренче куелган бәядән 1,2 тапкыр артыграк. Сатудан килгән барлык суммадагы табыш Татарстан Республикасы бюджетына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International