«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 24-26 апрелендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды. Чара «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.

Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрының махсус вәкиле Константин Шувалов, Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды. Дәүләт башлыгы, аерым алганда, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «Сәүдә, инвестицион, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук күп кенә кискен социаль мәсьәләләрне хәл итүдә көч куюны җайга салуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк. Сезнең дискуссияләр эчтәлекле һәм нәтиҗәле булыр, яңа, перспективалы уртак проектлар һәм инициативалар билгеләргә ярдәм итәр һәм, әлбәттә, безнең илләр һәм халыклар арасында ышанычны һәм үзара аңлашуны алга таба ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел KazanSummit беренче тапкыр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уздырыла. Ул яңа комплекс эш, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру, икътисади мөмкинлекләр һәм инвестицион потенциал тәкъдир итү, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен уңайлы мәйданчык булыр дип ышаныч белдерде.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән Төньяк Осетия – Алания Республикасы делегациясе Хөкүмәт Рәисе Таймураз Тускаев һәм Икътисад үсеше министры Казбек Томаев составында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International