Кама Тамагы муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

2019 елның апрелендә Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.

Мәгълүмат-консультация төркеме составына Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе белгечләре һәм башкалар керде.

Гражданнарга җир кишәрлекләре сату, җиргә милек хокукын рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре чикләрен салу мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чаралары барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсенең Дәүләт милек мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Александр Паймухин консультация бирде.

Гражданнарга квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International