Агымдагы елның 3-5 май көннәрендә Казан шәһәрендә иң зур халыкара ярышлар мисалында нигезләнгән «Казан марафоны-2019» халыкара җиңел атлетика ярышлары старт алды. Ярышлар кысаларында түбәндәге узышлар оештырылды: «TIMERBABY» кече сабыйлар йөгереше, «TIMERKIDS» балалар йөгереше, 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км. Чара стартына якынча 30000 спортчы һәм бөтен дөньядан йөгерергә яратучылар чыкты.
2019 елның 5 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Казан марафоны – 2019» ярышларында 3 километрга йөгерүдә катнаштылар.
Һәр катнашучы партнерлардан бүләкләр һәм финишта уникаль медаль алды.
Чара республика халкы арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.