1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар Минзәлә шәһәренең хезмәт коллективлары, студентлары һәм мәктәп укучылары, Ленин урамы буенча Октябрь мәйданына кадәр авыл җирлекләре вәкилләре катнашында тантаналы төстә башланып китте. Октябрь мәйданында бәйрәм белән котлау һәм җиңүче оешмаларны бүләкләү булды, шуннан соң бәйрәмдә катнашучылар һәм чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты булды.