Республикада яшәүче 17 855 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 18 нче июленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 17 855 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 925 ы (10,8%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 020,683 га тәшкил итә;

       Межаланган җир кишәрлекләре – 13 196;

       Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 9 484.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 4 277 җир кишәрлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International