Республикада күп балалы гаиләләргә 33 233 җир кишәрлеге бирелде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 25 апреленә булган мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен исемлеккә 50 984 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 12 290, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 706 гариза бирүче кабул ителгән.

Барлыгы Татарстан Республикасы буенча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып кадастр исәбенә 38 550 җир кишәрлекләре куелган. Казанда кадастр исәбенә 7 234 җир кишәрлекләре куелган, Яр Чаллыда – 2622 җир кишәрлеге.

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында, Казан шәһәрендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 33 233 җир кишәрлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International