ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2019 елның 11 мае, шимбә

2019 елның 9 маенда Казанда традицион «Үлемсез полк» иҗтимагый-патриотик акциясе узды. Бөтенроссия акциясендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре актив катнашты.

Һәркем үз якыннарының - сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, тылда эшләп фронттагыларга басып тору һәм җиңү мөмкинлеге биргән кешеләрнең фотосурәтләрен алып барды.

«Үлемсез полк» маршында катнашып, без аларга истәлек, хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.

Казанда «Үлемсез полк» 169 меңнән артык катнашучы җыйды.

«Үлемсез полк» акциясе шулай ук республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International