Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Имтихан тапшыруга кертелгән 14 кешенең имтиханга 13-е килгән иде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, 6 кеше имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм алар киләчәктә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 529 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 70-е аттестатларны 2012 елда алган.