2019 елның 18 мая Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.
Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структуралары командаларының 23 командасы вәкилләре үзләренең спорт осталыгын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы данын Инна Альмукова, Эльвира Муллахметова, Алмаз Мубараков һәм Риназ Камалов якладылар. Үз командасы өчен җан атарга хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары составында ярдәм төркеме килде.
Үткәрелгән җирәбә буенча Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Дәүләт Советы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты командалары белән 4х100 м эстафетаның беренче йөгерешендә катнашты. Бу йөгерештә безнең команда беренче урынны алды. Гомумән алганда, безнең команда 23 команда арасыннан 10 урынны алды. Афәрин! Шулай тотарга!