ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары өчен зональ семинар-киңәшмәләрдә катнаша

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Берничә ел дәвамында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан оештырылган җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган зональ семинар-киңәшмәләрдә актив катнаша.

Агымдагы елда биш зональ семинар уздырылган – Кукмара, Чүпрәле, Лаеш, Тукай һәм Чирмешән муниципаль районнарында, аларда министрның беренче урынбасары А.И.Галиев һәм министр урынбасары Р.Р.Мерзакреев катнаштылар. Үз чыгышларында алар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне һәм бурычларны, шул исәптән – законнар өлкәсендәге үзгәрешләр, күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру, территориаль планлаштыру, зират астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, гидротехник корылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Йомгаклау семинары агымдагы елның 22 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International