17.05.2019 көнне ТР Бәяләүчеләр союзының киңәйтелгән утырышында оештыру һәм перспектив характерлы карарлар кабул ителде.
Союзның Совет һәм Комитетларына яңа составлар расланды (оценщики-рт.рф сайтында урнаштырыла). Бәяләүчеләр берлеге вәкилләреннән башка эш органнары составына (Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча комитет) ТР Азнакай районы буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илдар Хәйдәров керде. Союз Идарәчелеге әгъзаләре фикеренчә, муниципаль районнар вәкилләренең мониторингта катнашуы бастырылачак җыентыкларда чын базар торышын чагылдыруда мөһим.
Шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм муниципаль районнары хезмәттәшлеге соравы да каралды. Башкарма дирекциягә һәм Союз Комитетларына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә: