Татарстанның кадастр бәяләве буенча белгечләре “Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр” Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә катнаштылар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 16-17 май көннәрендә Севастопольдә “Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр” Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Конференция Севастополь  дәүләт университетында РФ субъектларыннан 200 дән артык кунак – Россиянең төрле төбәкләреннән кадастр бәяләве буенча дәүләт  бюджет  учреждениеләре һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият вәкилләрен җыйды. Татарстан Республикасыннан конференция эшендә “Дәүләт кадастры бәяләве үзәге” ДБУ баш технологы Вадим Журавлев һәм кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Игорь Ивановский катнаштылар.

“Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр” Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә фикер алышу өчен төп темалардан дәүләт кадастры бәяләвен үткәрү, комплекслы кадастр эшләре, шулай ук геомәгълүмати системалар үсеше һәм территорияләр белән нәтиҗәле идарә итү өчен цифрлаштыруны кертүгә кагылышлы сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International