26 май – Бердәм алдан тавыш бирү көне

2019 елның 24 мае, җомга

Якшәмбе, 26 май көнне алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырыла. Татарстан Республикасында барлыгы 225 кандидат теркәлгән. Теләге булган һәрбер сайлаучы кандидатлар өчен үз тавышларын бирә ала.

Бу – партия әһәмиятенә генә ия булган чара түгел, Татарстан Республикасының киләчәк үсеше юнәлешләрен билгеләүче чара да.

Үзегезнең сайлау участогын http://pg.er.ru сайтына кереп табарга мөмкин. Монда шулай ук "онлайн" сайларга да була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International