Бүген "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы узды. "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. катнаштылар.
Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы тарафыннан муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә кагылышлы актуаль сораулар каралды, шул исәптән, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең XIII Съезды нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән берлектә үткәрелә торган чаралар Планының тормышка ашырылышы, зоналар буенча үткән семинар-киңәшмәләр нәтиҗәләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарының үтәлеше, почта элемтәсе бүлекләре эшчәнлеге сораулары каралды.
ТР Министрлар Кабинетының 22.04.2015 № 275 карары белән расланган ТР Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы һәм ТР муниципаль районнары арасындагы Килешүдәге өстәмә күрсәткечләр кертү соравы буенча министрның беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.
Ул киңәшмә катнашучыларын күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, муниципаль милеккә файдаланылмый торган җир кишәрлекләре өлешлекләрен теркәү һәм муниципаль мөлкәтне электрон сату турындагы сораулар белән таныштырды. Һәр юнәлеш буенча муниципаль берәмлекләр белән килешенгән чикле билгеләр исәпләнгән.
Фикер алу нәтиҗәләре буенча бу сорау муниципалитетлар эшчәнлегенең башка күрсәткечләре белән бергә каралачак.