Видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау сораулары каралды

2019 елның 31 мае, җомга

31.05.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР буенча “Росреестрның Федераль кадастр палатасы” ФДБУ, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе, ТР муниципаль районнары вәкилләре катнашында күмелгән урыннар  урнашкан җирләрне теркәү буенча актуаль проблемалар каралды.

Республика территориясендә 3500 артык зират бар, шуларның 800 е авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләргә урнашкан.

ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына зиратлар урнашкан җирләрне тиешле категорияләргә китерү һәм теркәү бурычы куелган иде.

Киңәшмә барышында кайбер районнарда зиратлар теркәү эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуы билгеләнелде. Буа районында җирләрнең категорияләрен үзгәртү эше тулысы белән төгәлләнгән. Минзәлә, Саба, Тукай, Апас районнарында  төгәлләнеп килә.

Берничә район зиратларына җентекләп инвентаризацияләү үткәрү нәтиҗәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган 2017-2018 еллар исәп-хисапларында төрле укылыш ачыкланды.

Киңәшмә нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнарына зиратлар буенча детальләшкән анализ үткәрү мөһимлеге турында рекомендацияләр бирелде.Икенче атнадан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан алты район белән берлектә үткәрелгән анализны чагыштыру эше башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International